Татарстан командалары Роботлар көрәше буенча халыкара чемпионатта призлы урыннар яулады!

2024 елның 24 ноябре, якшәмбе

Мытищи шәһәрендә «Арена Мытищи» боз сараенда узган Роботлар сугышы буенча халыкара чемпионатның ярымфиналы тәмамланды!

Татарстан Республикасы җыелма командасы ТР Цифрлы үсеш министрлыгы һәм ИТ-парк ярдәмендә яшь инженерлар өчен 1,5 килограммга кадәр авырлык категориясендә «Мини-роботлар сугышы» дигән яңа дисциплинада чыгыш ясады.

Призерларыбызның нәтиҗәләре:

2 урын - Robodom-Destructor (Казан шәһәре);

3 урын  -Destructor Junior (Казан шәһәре);

Чирек финалга чыгучылар - FoxyKids (Иннополис шәһәре).

Безнең командаларның көндәлек күнегүләре өчен ИТ-паркта роботлар сугышы өчен Татарстанда беренче күнегүләр аренасы булдырылды.

Турнирда катнашу өчен 3 илдән барлыгы 131 заявка бирелгән, ә барлыгы 32 Россия командасы сайлап алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International