МТС Travel Казан буенча цифрлы гастрономия гидын эшләтеп җибәрде

2024 елның 22 ноябре, җомга

Сәяхәт сервисы Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты белән берлектә Казан буенча бушлай цифрлы гастрономия юл күрсәткечен эшләтеп җибәрде.

Шәһәр рестораннары буенча гид ясалма акыл ярдәмендә һәм җирле экспертлар катнашында эшләнгән, алар арасында ресторан тармагы вәкилләре, фудблогерлар һәм гастроэнтузиастлар.

ЯА җиһазлары башлангыч этапта кулланылган – оешмалар турында ачык чыганаклардан мәгълүматлар һәм бәяләмәләрне җыю өчен, шулай ук аларга уртача бәя бирү өчен. Рейтниглары мөмкин булган биш баллдан дүрт баллдан да ким булмаган гастро нокталар арасыннан сайланган. Алга таба югары бәяле рестораннарны җирле гастроэкспертлар раслаган.

Проектның максаты - төбәкнең халыкны ашату үзенчәлекләре һәм төрлелеге белән таныштыру, шулай ук сәяхәтчеләргә Татарстан башкаласында ял итүне оештыруда ярдәм итү.

Юл күрсәткечендә барлыгы 130дан артык гастро нокта җыелган, алар арасында ресторан премияләре һәм рейтинглар җиңүчеләре, шулай ук 2024 елда ачылган алты яңа урын бар.

Ничек файдаланырга?

Юл күрсәткеченә сылтама белән SMS туристларга һәм җирле халыкка, МТС абонентларына, иң күп гастро нокталар тупланган локацияләрдә килә.

Башка операторлар абонентларына бушлай гид сылтама буенча ачык: https://travel.mts.ru/media/guides/gastrogid-po-kazani.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International