«Цифрлы дәрес» тә Казан укучыларын кушымталар кибете технологияләре белән таныштырдылар

2024 елның 22 ноябре, җомга

Татарстан Республикасында «Цифрлы дәрес» бөтенроссия белем бирү проектының яңа этабы уза. Казанда ул «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» төбәк проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

21 ноябрьдә Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгының ИТ-бергәлек үсеше секторы мөдире Марианна Карманова һәм VK амбассадоры Роман Карташев Казанның 5 нче лицее укучылары өчен «Кушымталар кибете» темасына ачык дәрес үткәрделәр.

Укучылар RuStore Россия кушымталар кибете мисалында цифрлы продуктны булдыру һәм идарә итү процессын өйрәнделәр, IT-сервисларны проектлау һәм алга җибәрү буенча файдалы тәҗрибә алдылар.

Интерактив тренажерлар ярдәмендә укучылар дәрес кысаларында үзләренең кушымталар кибетенең «хуҗалары» булдылар, аны идарә итү, дисциплинаара бурычларны хәл итү ярдәмендә кулланучылар арасында үстерергә һәм алга этәрергә кирәк иде.

Проектка түбәндәге сылтама буенча кушылырга мөмкин: https://урокцифры.рф/lessons/store.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International