Татарстан Россиянең яңа буын видеоаналитикасын эшләтеп җибәргән беренче төбәге булды. Ясалма акыл нигезендә NtechLab карары ИТ-паркларда тәртип бозуларны ачыклап, аларга мөстәкыйль мөрәҗәгать итә алачак.
NtechLab Петербург икътисади форумы кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән төбәктә ясалма акыл нигезендә карарларны гамәлгә кертү турында килешү төзеделәр. Сынау мәйданчыклары итеп өч ИТ-парк сайланды: икесе Казанда һәм берсе Чаллыда. Беренче булып тиешсез урыннарда тәмәке тартуны ачыклау функциясе тестлана. Ясалма акылның машина күзе ярдәмендә тәмәке тартучыны күреп, тәмәке тартуны туктатырга сорап мөрәҗәгать итәчәк – популяр тавыш ярдәмчеләренә охшаш рәвештә ЯА мөрәҗәгатьләрнең төрле вариантларын генерацияли.
"Бу видеоаналитика эволюциясенең яңа этабы. Әлеге технологиянең беренче мәртәбә Россиядә цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү кертү буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булган Татарстанда сыналуына без шатбыз. Казанга ел саен Россия делегацияләре генә түгел, халыкара делегацияләр дә килә. Республика тормыш сыйфатын яхшырту өчен ясалма акыл нигезендә иң заманча чишелешләрне гамәлгә кертү тәҗрибәсе белән уртаклаша ала", — дип сөйләде Ntechlab генераль директоры Алексей Паламарчук.
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үсеше, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, яңа буын видеоаналитикасын гамәлгә кертү республиканың төрле өлкәләрендә иминлек һәм нәтиҗәлелек дәрәҗәсен арттыру өчен өстәмә мөмкинлекләр ача. "Татарстан Республикасы һәрвакыт технологик прогрессның алдынгы рәтендә булырга омтыла һәм яңа чишелешләрне гамәлгә кертү белән кызыксына. ИТ-паркларда NtechLab чишелешен эшләтеп җибәрү - дөрес карар, чөнки технопарклар продуктларны сынау һәм масштаблау өчен кирәкле инфраструктурага һәм ресурсларга ия. Бу безнең төбәкнең цифрлы трансформациясенә таба тагын бер адым", - диде Айрат Хәйруллин.
Шулай ук идарә итү йогынтысына ия булган видеоаналитиканы сөйләм ярдәмендә сынау режимында Мәскәү, Түбән Новгород, Кырым, Севастополь, Мурманск һәм Архангельскта эшләтеп җибәрү планлаштырыла.