ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2018 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәрен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры  Николай Никифоров та катнашты.


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Томск шәһәрендә РФ Федераль Җыены каршындагы Законнар чыгаручылар советының Мәгариф һәм фән комиссиясе белән Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Законнар буенча комитетының уртак утырышында, Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары арасыннан беренче тапкыр буларак, республикабыз тәҗрибәсе белән таныштырылды. Чарада Дәүләт Советы Рәисе Фә­рит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгъ­лүмат­лаштыру һәм элемтә минис­тры Роман Шәйхетдинов катнашты.

10 апрель көнне "ИТ-парк" югары технологияләр технопаркында «Digital Start» ИТ-проектларның финалы узачак. Конкурс ТРның Мәгълүматләштерү һәм Элемтә министрлыгы һәм "ИТ-парк" белән берлектә оештырыла. 


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

1 апрельдән 30нчы майга кадәр "Халык контроле" сервисы ярдәмендә югары һәм урта белем бирү йортлары студентлары санкцияләштерелмәгән чүплекләр турында мәгълүмат тарату акциясендә катнаша ала. 

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы кадрлар сәясәте сораулары буенча уздырылган Совет нәтиҗәсендә 15 дәүләт хезмәткәрен мактау тактасына кертәчәкләр. Иң яхшылар исемлегенә ТРның Мәгълүматләштерү һәм элемтә министрлыгыннан үсеш хезмәтләре бүлеге мөдирек Лилия Әхмәдуллина керде. 


3
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Иннополис Университеты хезмәткәрләре тискәре темпратура һәм начар күренеш шартларында пилотсыз очкычны сынадылар. Дрон бер сәгать эчендә почта йөген 38 км аша тапшырды һәм кире кайтты. 


2
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

31 март көнне IT-паркта икенче «Робосабантуй 2018» Балалар Идел буе робототехника фестивале узды. Анда 5-12 яшьлек 140 бала катнашты. Фестивальнең географиясе дә киңәя. Калмыкия, Башкортостан, Мари Иле, Чуашия республикаларыннан, Киров өлкәләреннән килүчеләр дә бар.


29
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Казанның мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында ИТ-иҗат буенча «IT-cube» балалар клубы эшли башлады. 

КФУның ИТИС югары мәктәбе укучыларны һәм аларның әти-әниләрен ачык ишекләр көненә чакыра.


27
март, 2018 ел
сишәмбе

Казанның мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы ИКТ-белгечләр өчен 3 көнлек укыту семинары уздыра. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International