ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Cisco белән килешүгә кул куйды

2018 елның 25 мае, җомга

Кичә Петербург Халыкара Икътисадый Форумы кысасында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән Cisco компаниясе Solutions LLC арасындагы килешүгә кул куелды. Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Россия һәм бүтән СНГ илләрендә  Cisco компаниясенең вице-президенты Джонатан Спарроу килешү астында имзаларын куйдылар.

Әлеге килешү кысаларында Татарстан Республикасы ИТ- мәгариф системасы үсешендә, аерым алганда, Cisco челтәрле академиясе байлыкларын кулланып, челтәр технологияләре, челтәрле һәм мәгълүмати куркынычсызлык, интернет әйберләр өлкәләрендә хезмәттәшлек итү үсәчәк.

Килешү шулай ук Татарстан Республикасында WorldSkills хәрәкәте үсеше юнәлешләрендә хезмәттәшлекне күздә тота: челтәр технологияләре һәм киберкуркынычсызлык белән бәйле компетенцияләр; Казанда «Челтәрле системалы администрацияләү» компетенциясе буенча WorldSkills-2019 халыкара чемпионатын әзерләү һәм үткәрү; мәктәп укучыларын мәгълүмати технологияләр өлкәсендә иртә һөнәри юнәлеш бирү һәм предпрофиль әзерләүдә ярдәм итүче  программалар эшләү һәм гамәлгә ашыру.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International