Яр Чаллы ИТ-паркы бизнес-инкубаторына 4 яңа резидент сайладылар

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

Узган ял көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең ИТ-паркында Бизнес-инкубаторга 29-нчы сайлап алу узды. Чараның форматы беренче тапкыр ике көнлек Harvest интенсивы режимында узды.Ул интернет-инициативаларны үстерү Фонды партнерлыгы белән үткәрелде. Аның нәтиҗәләре буенча Бизнес-инкубаторга 4 проектны чакырдылар.

Ике көн эчендә катнашучылар икътисад, бизнес-модель, аудитория, көндәшләр һ.б. өйрәнеп беттеләр. Барлык воркшоплар да практик биремнәр белән чиратлаштылар. Сайлап алу этабы катнашучыларына үстерү траекториясен проектлаштырырга эксперт сессиясе (ИТ-тармагы лидерлары белән шәхси 15 минутлык аралашу)  ярдәм итте.

Сайлап алуга игълан ителгән 15 стартап арасыннан экспертлар 4 проектны сайлап алдылар һәм алар Бизнес-инкубаторга чакыру алдылар.

  1. BUMA – ВКонтакте чат-бот һәм рассылкалар булдыру сервисы. Бу аудитория җыю һәм аның белән аралашу өчен автоматлаштырылган сервис. ВКонтакте социаль челтәрендә теләсә кайсы бизнеска туры килә.
  2. Yonerg – энергоменеджмент буенча ясалма нейрон челтәрләрле онлайн-сервис. Ул энергия ресурсларын югалтуны юкка чыгарырга һәм 20% ка чыгымнарны  киметергә ярдәм итә.
  3. CENIX – челтәр продуктлары өчен көндәшләр бәяләре мониторингы сервисы. Ул базар торышын online- мониторингларга мөмкинлек бирә.
  4. Help Work – штатка кабул итмичә, эшчеләрнең вакытлы эшкә заказ хезмәтен автоматлаштыру өчен программа белән тәэмин итү комплексы. Клиент гаризаны сайт аша калдыра, ә система заказны кабул итә һәм бастыра. Башкаручыларга мобиль кушымта аша мөрәҗәгать килә.

Яңа резидентлар Бизнес-инкубатордан ярдәм алачак. Аңа җиһазландырылган эш урыннары белән тәэмин ителеш, шәхси трекердан ярдәм, Россиянең иң яхшы ментор һәм экспертларына керә алу, шәхси һәм дәүләт финанслауга ярдәм җәлеп итү, PR һәм проектны алга җибәрү, проектны эшләтеп җибәрү өчен куәтле виртуаль сервер керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International