ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов XXII Петербург халыкара икътисадый форумында катнаша. 24-26 майда уза торган быелгы форумның төп темасы – «Икътисад ышанычы».
Бүген Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның чит ил ИТ-компанияләре вәкилләре белән кайбер эшлекле очрашуларында катнашты. Әйтик, идарә әгъзасы MasterCard компаниясе өлкән вице-президенты Тимоти Мерфи белән әңгәмә барышында Яшел Үзәндә «Татарстан Республикасы кешесе картасы» пилот проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре каралды. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы кешесе картасы 23 цифрлы сервисны тормышка ашыру өчен кулланыла. Хәзерге вакытта 37,4 мең карта (50% планлы күрсәткеч) бирелгән. Рөстәм Миннеханов һәм Тимоти Мерфи зур мәгълүматларны куллану һәм электрон сәүдәне стимуллаштыру өлкәсендә Татарстан Республикасы һәм MasterCard хезмәттәшлеген киңәйтү буенча фикер алыштылар.
IBM корпорациясе җитәкчелеге белән очрашуда Татарстан белән IBM арасында киләчәк хезмәттәшлек перспективалары (электрон сәламәтлек саклау, фән һәм мәгариф өлкәсендә элемтәләрне үстерү, IBM цифрлы үстерү тәҗрибәсен һәм технологияләрен куллану) турында фикер алыштылар.