X5 һәм Татарстан Республикасы Иннополис университеты базасында ритейл өчен инновацияләрне үстерү турында килештеләр

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Петербург Халыкара Икътисади Форумы кысасында Татарстан Республикасы белән X5 Retail Group компаниясе арасындагы килешүгә кул куелды. Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм X5 Retail Group компаниясенең баш финанс директоры Светлана Демяшкевич документка үзләренең  кулларын куйдылар.

Яклар ваклап сату өлкәсендә Татарстан Республикасының инновацион һәм социаль-икътисади инфраструктурасын үстерергә, шулай ук импортны алыштыруны һәм Россия мәгълүмати технологияләр үсешен көчәйтү өстендә эшләргә сөйләштеләр.

Килешү шартлары буенча, X5 Retail Group компаниясе Иннополис университеты белән берлектә фәнни-тикшеренү проектларын, аерым алганда, киләчәк кибетенең пилотлы проекты, ваклап сату процессларын автоматлаштыру һәм роботлаштыру өчен инновацион продуктлар эшләү, ИТ-югары уку йорты базасында IT-компетенцияләр яңа үзәгендә тудырылган заманча технологияләр һәм хезмәтләрне сынап карау үткәрә башлаячак. Шулай ук яклар студентлар өчен белем бирү программалары булдыруны һәм иң яхшы ИТ-белгечләрне X5кә эшкә урнаштырырга, мәктәп укучылары өчен IT-олимпиадалар һәм тематик хакатоннар оештыруны планлаштыралар. Моның өчен X5 Retail Group «Иннополис» МИЗ партнеры статусын алачак.

«Иннополис университеты базасында ИТ-компетенцияләр үзәген булдыру безнең эчке ИТ-командасын яңа белемнәр белән баетачак. Робот техникасын үстерү, зур мәгълүматларны модельләштерү һәм анализлау үзәкләреннән коллегаларның тәҗрибәсе карарларның югары сыйфатын тәэмин итәчәк. Һичшиксез, махсус продуктив командалар төзү – киләсе адым. Иннополиста инновацияләр һәм яңа технологияләр үсеше өчен барлык шартлар да бар», — дип шәрехләде X5 Retail Group мәгълүмати технологияләр директоры Фабрисио Гранжа.

«Иннополис университеты икътисадның реаль секторында эшләр өчен ИТ-белгечләр чыгара һәм проектларны йөз утыз партнер белән бергә мәгариф, фән һәм бизнес белән бәйләнештә гамәлгә ашыра. X5 Retail Group белән хезмәттәшлек әйдәп баручы россия компанияләре бурычларын тирәнрәк аңлау, нәтиҗәле цифрлы хәл итүләрне булдыру, яңа технологияләрне көндәлек процессларга кертергә ярдәм итү һәм индустриягә иң кирәкле кадрларны әзерләү мөмкинлеген бирәчәк», — диде Иннополис университеты директоры Кирилл Семенихин.

Х5 Retail Group Россиянең эре үсеш институтлары, тикшеренү һәм уку оешмалары, стартап һәм өлгергән компанияләр белән хезмәттәшлек итә. Интернет-инициативаларны үстерү һәм «Сколково»  фонды белән бергә ритейлда яңа технологияләрне үстерә.

ТР Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов: «Без Иннополиска җитештерү процессына яңа һәм прогрессив технологияләрне кертә алмыйча үзенең алга таба үсеше күрми торган эре компанияләрне җәлеп итәргә телибез. Безнең X5 Retail Group белән хезмәттәшлек заманча технологияләр кулланып, ваклап сату өлкәсен, продуктлар һәм хезмәтләрне модернизацияләүгә, шулай ук, гомумән алганда,  Татарстан Республикасында инновацион мөһит үстерүгә ярдәм итәчәк».

«Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек фән һәм технологияләр үстерү өлкәсендә принципиаль яңа мөмкинлекләрне X5 Retail Group өчен генә түгел, ә ваклап сату тармагы өчен дә ача. Икътисадны цифрлаштыру шартларында нәкъ менә технологияләр уңышлы конкуренция һәм бизнесны сыгылмалы масштаблаштыру өчен мөмкинлекләр тудыра. Без ИТ-технологияләр һәм инновацияләргә җитди игътибар бирәбез, зур күрсәткечләр белән эшләү буенча стратегик проекты тормышка ашырабыз,  роботлаштыру һәм автоматлаштыру процессларын үстерәбез, һәм мин ышанам, Иннополис университеты экспертлары белән уртак эш безгә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк», — дип өстәде Светлана Демяшкевич.

X5 Retail Group —әйдәп баручы россия продукт ваклап сату компанияләренең берсе. Компания сәүдә челтәрләре кибетләре белән җитәкчелек итә: «Пятерочка» бренды астындагы «йорт янында»гы кибетләр, «Перекресток» бренды астындагы супермаркетлар, «Карусель» бренды астындагы гипермаркетлар, «Экспресс-Ритейл» төрле бренд астындагы кибетләр. 2018 елның 31 нче мартына идарә компаниясе астында Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта лидер позициядәге 12 701 кибет иде. Челтәр 11 797  «Пятерочка» кибетен, 674 «Перекресток» супермаркетын, 92 «Карусель» гипермаркетын һәм 138 «Экспресс» кибетләрне үз эченә ала. Идарә компаниясе астында Россия Федерациясе территориясендә урнашкан 39 бүлгеч үзәкләр һәм 3 038 үз йөк автомобиле керә.

Иннополис университеты — мәгълүмати технологияләр һәм робот техникасы өлкәләрендә мәгариф һәм фәнни тикшеренүләрдә белгечлек бирүче халыкара стандартлы россия югары уку йорты. Вузда әйдәп баручы югары уку йортларында һәм ИТ-компанияләрдә тәҗрибә белән 81 фәнни-педагогик хезмәткәр эшли, 20 фәнни-тикшеренү лабораторияләре һәм үзәкләре ачык. Университет бөтен дөнья буенча 131 индустриаль партнер һәм 36 академик партнер белән хезмәттәшлек итә. 2018 елның апрель аенда югары уку йорты «Робот техникасы һәм мехатроника компонентлары» үтәли тенологияләр нигезендә компетенцияләр үзәге булдыру һәм үстерү буенча грант конкурсын отты.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International