Бүген Татарстан халкына ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 247 электрон хезмәт һәм сервис ачык. Биредә онлайн-түләүләрне уздырырга, электрон гаризалар тапшырырга, шәһәр инфраструктурасын яхшырту максаты белән белдерүләр юлларга һ.б. мөмкин. Порталның функциональ мөмкинлекләрен арттыру белән татарстанлыларга сәламәтлек саклау һәм торак мәсьәләләре өлкәсендә алынган хезмәтләрне бәяләү сервисы ачылды.
Үзган елдан ТР Дәүләт хезмәтләре порталы кулланучылары табибка визит нәтиҗәләре буенча алынган медицина хезмәтләренең сыйфатын аноним режимда бәяли ала. Сораштыру өчен түбәндәге критерийларны сайлап алу мөмкинлеге бирелә: чиратта көтү вакыты, медицина персоналының мөнәсәбәте, санитар шартлар. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, шулай ук Әлмәт, Азнакай, Арча районнары халкы зур активлык күрсәтәләр. Гомумән алганда, татарстанлылар ел башыннан алынган медицина хезмәтләрен 380 мең тапкыр бәяләделәр.
Шундый ук сервис быелдан торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә файдаланучылар өчен кире элемтә алу порталында гамәлгә ашырылды. Бүгенге көндә кулланучылар коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфатына 76 меңнән артык «билге» куйдылар.
Исегезгә төшерәбез, алынган хезмәтне бәяләргә тәкъдим ТР Дәүләт хезмәтләре порталы кулланучысына электрон почта аша яки шәхси кабинетта белдерү рәвешендә киләчәк.
Әйтергә кирәк, бәяләү буенча нәтиҗәләр хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү өчен кулланылачак.