Петербург халыкара икътисадый форумны уздыру көннәрендә i.tatarstan2030.ru Стратегик инициативалар сайты эшли башлады. Проектка стартны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов белән яңа проектларны алга этәрү буенча Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева бирделәр.
Сайтта теләге булган һәркем Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше Стратегиясенә (“Стратегия-2030”) үзгәрешләр кертү буенча үзенең инициативасын тәкъдим итә ала. Теләсә кайсы инициативаны бәяләргә мөмкин. Иң яхшы тәкъдимнәр “Стратегия-2030”га керәчәк.
Шулай ук сайтта “Стратегия-2030” текстының агымдагы редакциясе, аның төп юнәлешләре, флагман проектлары белән танышырга мөмкин. Мәгълүмат лентасында Татарстан Республикасы стратегик планлаштыру өлкәсендә үткәрелгән чаралар турында отчетлар басылып чыга.