Бүген Лаеш районы Усад авылында урнашкан МИЗ «Иннополис» мәйданчыгында яңа технопарк ачу тантанасы булды. Элеге чарада катнаштылар: Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афансьев һәм башка рәсми затлар.
1260 кешегә исәпләнгән 8 этажлы технопаркның мәйданы - 12 мең кв.м. Ул 2018 елның гыйнвар аенда Лаеш районындагы МИЗ «Иннополис» мәйданчыгы территориясендә файдалануга тапшырылды. Бу мәйданчыкта ул өченче бина. Моңа кадәр биредә сәнәгать электроникасы заводы һәм инженерлык үзәге төзелгән. Технопарк хуҗасы – МИЗ резиденты «ICL Техно» компаниясе, ул биналар технопаркының бер өлешен биләячәк. Калган мәйдан МИЗ «Иннополис» резидентларына арендага биреләчәк.
Бинаны планлаштыру 1 нче катта урнашкан гомуми файдаланудагы мәйданны үз эченә ала. 2-8 катларда опен-спейс форматындагы офислар урнашкан. Офис үзәге якты, заманча дизайнлы һәм ул Best Office Awards 2018 корпоратив интерьерлар дизайны өлкәсендә халыкара конкурсында катнашучы сыйфатында сайланып алынды. Бүгенге көндә технопарк бинасына ИТ-сервис юнәлешендәге «GDCServises» ICL компаниясе күчте инде.
«Әлеге проектның үсеш алуы бик күңелле, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миннеханов технопаркны ачу тантанасында. – Якорлы резидент (ICL) проектка инвестицияләр бирә. Хакимият үз ягыннан инфраструктура булдыруда булыша. Яңа эш урыннары, квалификацияле кадрлар барлыкка килә, социаль мәсьәләләр хәл ителә».
Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев сүзләренә караганда, МИЗ «Иннополис» территориясендә яңа технопаркны ачу – Лаеш районы өчен зур горурлык һәм яңа мөмкинлекләр.
«ICL-КПО ВС» генераль директоры Виктор Дьячков, үз чиратында, Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миннехановка, күрсәтелгән проектка ярдәм иткәне өчен, рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Белешмә өчен:
«Иннополис» махсус икътисади зона Россия Федерациясе (01.11.2012 № 1131) Хөкүмәте карары нигезендә Татарстан Республикасы Югары Ослан һәм Лаеш муниципаль районнары территорияләрендә булдырылды. Махсус икътисадый зона территориясенең гомуми мәйданы – 311,43 га, шул исәптән югары Ослан районында - 192,72 га, Лаеш районында - 118,72 га.
ТР Лаеш районы мәйданчыгының төп профиле - мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, нанотехнологияләр, микро - һәм оптоэлектронника, био -, медицина технологияләре, яңа материаллар технологияләре, ресурслар саклау технологияләре .
Хәзерге вакытта МИЗ «Иннополис» резидентлары булып 67 компания тора. 8 компания партнер статусына ия. Алар арасында түбәндәндәгеләр бар: Россия Федерациясе Пенсия фонды, Тинькофф эшләү үзәге, Технологияләр Саклык банкы, Яндекс, IBM, БАРС Груп, Универсаль финанс системасы, фәнни-тикшеренү институты «Восход».