ГАУ «Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» Технопаркы» һәм «ICL Системалы технологияләр» компаниясе бу көннәрдә «Корстон-Казан»да уза торган ITSF 2018 Бөтенроссия конференциясе кысаларында үзара аңлашу турында меморандумга кул куйдылар.
Меморандумга кул кую "ИТ-парк" һәм «ICL Системалы технологияләр» компаниясенә уртак акселерацион программаларын, хакатоннар әзерләргә һәм үткәрергә һәм, бәлки, ике якны кызыксындырган проектларга финанс яктан ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк.
ИТ-парк һәм «ICL Системалы технологияләр» компаниясе 2018 елда уртак проектларга инновацион ИТ-эшмәкәрләрен үзләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән кайбер чаралар үткәрергә ниятлиләр. Хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлеше булып акселерацион белем бирү программаларын эшләү һәм технологик мәгълүмат алмашу тора.
ITSF — ИТ-тармакның предприятиеләре эшчәнлекләрен цифровизация һәм мәгълүмат саклау, шулай ук бизнесның нәтиҗәлелеген һәм конкурентлыгын арттыру максатыннан заманча технологияләр куллану мәсьәләләрен киң даирә өлкәсендә яктыртучы зур вакыйга.