"Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәге территориясендә 10 нчы декабрьдән 14 нче декабрьгә кадәр DigitalSkills 2018 Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә WorldSkills стандартлары буенча II тармак чемпионаты узачак. Әлеге мәйданчыкта 2019 елда һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 45 нче дөнья чемпионаты узачак.
6 нчы октябрьдә Казан федераль университетының IT-лицеенда Ачык ишекләр көне узачак, анда теләгән һәркем лицей, аның педагоглары һәм белем бирү программалары белән таныша алачак.
Кадрлар резервына кертүгә конкурс дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары буенча үткәрелә. Кадрлар резервы формалаша торган вазыйфаларның тулы исемлеге ведомство сайтында урнаштырылган.
ТР Дәүләт хезмәтләре Порталында яңа электрон сораштыру урнаштырылган, аның максаты – татарстанлыларның тулы цифрлы телевидениегә күчүенә әзерлеген тикшерү. Аны 18 декабрьгә кадәр - порталның «сораштыру» бүлегендә, шулай ук «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында үтәргә өлгерегез!
Казанда Dahua Technology Кытай компаниясенең Идел буенда вәкиллеге ачыла. Бу хакта МА «Татар-информ» биргән интервьюсында, БДБ илләре буенча компания генераль директоры Чжао Шенбо белән очрашу нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Казан радиотелеүзәге манарасында профилактик эшләр турында хәбәр итә.
Россиядә 1 нче октябрьдән "Язгы пакет" таләпләренең бер өлеше үз көченә керде, алар нигезендә операторлар алты ай дәвамында кулланучыларның бөтен интернет-трафигын сакларга тиеш, дип хәбәр итә Хайтек.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан тармак ветераннары өчен бәйрәм чарасы узды. Тантана кунакларын ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сәламләде.
Бүген Казанда әйберләрнең Интернет технологияләре үсешенә багышланган Бөтендөнья Санлы саммит - IoT World Summit 2018 старт алды. Саммитта Россия, АКШ, Азия һәм Европа ИТ-тармагы вәкилләре катнашты.
Узган ялларда Венгрия башкаласында һөнәри осталык буенча EuroSkills Budapest 2018 Европа чемпионаты тәмамланды. Россия җыелма командасы беренче тапкыр медаль зачетында беренче урынны яулады.