ТР Дәүләт хезмәтләре Порталында яңа электрон сораштыру урнаштырылган, аның максаты – татарстанлыларның тулы цифрлы телевидениегә күчүенә әзерлеген тикшерү. Аны 18 декабрьгә кадәр - порталның «сораштыру» бүлегендә, шулай ук «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында үтәргә өлгерегез!
2019 елның гыйнварында җир өсте эфирын тулы масштаблы эшләтеп җибәрү планлаштырыла, ул телевизион кабул итүнең югары сыйфатын тәэмин итәчәк. Цифрлы телевидениене заманча телевизорларга да, махсус цифрлы приставкалар кулланып, иске модельләргә дә тоташтырырга мөмкин. Шул ук вакытта 20 төп федераль телеканалны бушлай карарга мөмкин булачак.
Әгәр «Беренче канал», «Россия 1», НТВ, «5 канал», РЕН ТВ һәм СТС каналларында "А " литры күренә икән, димәк, сез аналог эфир телевидениесен карый аласыз. Цифрлы тапшыру форматына күчү өчен DVB-Т2 стандарты ярдәмендә заманча телевизорлар ияләренә бүлмә яки тышкы антенна урнаштыру да җитә. Иске телевизорлар өчен антеннадан тыш, DVB-Т2 приставкасын да алдан сатып алырга кирәк.
Шулай ук цифрлы сыйфатта телевизион каналларны карау өчен кабельле һәм спутник телевидениесе яки IP-ТВ челтәрләренә элемтә хезмәтләре күрсәтүче теләсә кайсы оператор аша тоташырга мөмкин.
Цифрлы эфир тапшыруларына күчү тәртибе турында тулырак мәгълүматны 8 (800) 220-20-02 телефоны буенча яки ртрс сайтында белергә була.рф.
Фото: pixabay.com