Казанда кайбер каналларның тапшырулары вакытлыча туктатылачак

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Казан радиотелеүзәге манарасында профилактик эшләр турында хәбәр итә. 

Шуңа бәйле рәвештә 2018 елның 3-5 не октябрь көннәрендә 01:00 сәгатьтән алып 5:00 сәгатькә кадәр эфир телеприемасы челтәрләрендә түбәндәге программаларны трансляцияләүдә өзеклекләр булачак: «Беренче канал»; «Россия 1», «РТРС-1», «РТРС-2», шулай ук «Россия Мәдәният», «Бишенче канал», «Маяк» радиосы, «Вести ФМ»программалары.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы казанлылардан үткәрелә торган эшләргә аңлап карауларын сорый.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International