ГАҖ "МТС" Татарстан территориясендә NB-IoT (Narrow Band IoT) нигезендә LTE стандартындагы әйберләр интернетының сервислары һәм җайланмалары өчен беренче челтәр төзелешен тәмамлау турында хәбәр итте. NB-IoT челтәре Казанда, Иннополиста, Арчада, Әлмәттә җәелдерелгән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов "Татарстан-Япония" форумында Япония эшлекле даирәләренә республиканың инновацион һәм технологик потенциалын тәкъдир итте. Министр төбәкнең үсә торган ИТ-инфраструктурасы, шул исәптән Иннополис, ИТ-парк һәм төп Республика мәгълүмат системалары турында сөйләде, аларның күбесе Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә актив кулланыла.
Татарстанда банк өлкәсендә ачык IT-хакатонга гаризалар кабул итү башланды. Анда 12 яшьтән алып 30 яшькәчә булган яшь программистлар командалары катнаша ала. Алар: .NET, Python, ReactJS, ObjectiveC/Swift, Java/Kotlin. Бу хакатонда аларга банк өчен финанс сервислары эшләргә туры киләчәк.
2018 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Россия Почтасы 258,9 млн халыкара почта җибәрүләрен эшкәртте, бу 2017 елның 9 ае күрсәткеченнән 25% ка артыграк (208 млн данә).
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге рәсми делегация составында эш визиты белән Япониядә. Кичә Ул Киото шәһәренең халыкара конференцияләр үзәгендә ел саен уздырыла торган «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» халыкара форумында катнашты.
1994 елда ел саен 5 нче октябрьдә билгеләп үтелә торган бөтендөнья Укытучылар көне оештырыла. Без барлык педагогларны да әлеге искиткеч бәйрәм белән котлыйбыз!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов МА «Татар-информ»га биргән интервьюсында Татарстан делегациясенең Кытайга визиты нәтиҗәләре, шулай ук Малайзия һәм Сингапур белән хезмәттәшлек турында сөйләде.
Бүген Казанда «Заманча инженерлык системалары. Сәламәтлек архитектурасы (Modern Engineering System – MES)» күргәзмәсендә төрле илләрдән медицина җәмәгатьчелеге һәм бизнес вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Могинов чарада катнашучылар белән республикада сәламәтлек саклау өлкәсен мәгълүматлаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Россия почтасы көзге язылу декадасын башлап җибәрде. 2018 елның 4 нче октябреннән 14 нче октябренә кадәр Татарстан халкы шактый ташламалы булган газета һәм журналларга языла ала.
1-2 нче октябрьдә Казанда әйберләрнең Интернет технологиясе буенча (IoT World Russia Summit) "Redenex" халыкара тикшеренү компаниясе тарафыннан оештырылган Бөтендөнья Санлы саммиты узды. Аның ачылышында Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары-Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты. Саммитның практик нәтиҗәләреннән берсе - «СТТ ФТИ», «Иннополис Сити» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зонасы компанияләренең Иннополис шәһәрендә Россиядә беренче булып ачылган NB-IoT челтәрен җәелдерү.