Роман Шәйхетдинов эш визиты белән Япониядә

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге рәсми делегация составында эш визиты белән Япониядә. Кичә Ул Киото шәһәренең халыкара конференцияләр үзәгендә ел саен уздырыла торган «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» халыкара форумында катнашты.

Бу чара инде 15 нче тапкыр дөньяның 150дән артык иленнән, шул исәптән Россияне дә кертеп, 1,5 меңнән артык галим, эшмәкәрләр, сәяси һәм җәмәгать эшлеклеләрен җыя. Форум кысаларында Роман Шәйхетдинов «Тотрыклы үсеш», «Фән һәм технологияләр яктысы һәм күләгәсе» пленар сессияләрендә катнашты, шулай ук сәнәгать инновацияләренә багышланган эшлекле сессиядә чыгыш ясады.

Форум кырларында шулай ук «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» халыкара форумы рәисе һәм гамәлгә куючысы Кодзи Оми белән очрашу узды. 2004 елда Кодзи Оми галимнәр, сәясәтчеләр, бизнесменнар һәм журналистлар арасында бөтендөнья челтәрен булдыру максатыннан «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» форумына (коммерцияле булмаган оешма) нигез салган. Моңа кадәр ул Япония Хөкүмәтендә өч тапкыр постлар биләгән,шул исәптән финанс министры вазыйфасын да. ТР Президенты Рөстәм Миннеханов Кодзи Оми әфәндене һәм партнерларны киләчәктә Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә чакырды һәм STS-форумга нигез салучыга Иннополис Университеты студентлары алдында лекция белән чыгыш ясарга тәкъдим итте.

Шулай ук сәфәр кысаларында Татарстан делегациясе Кобе шәһәрендә урнашкан «Рикен» физика-химик тикшеренүләр институтында булды. Бу - дөньяның төрле илләреннән 3000нән артык фәнни хезмәткәрне берләштергән бәйсез фәнни оешма, алар 18 институтта һәм 9 кампуста урнашкан үзәкләрдә тикшеренүләр алып бара. Университет вәкилләре ТР делегациясе әгъзалары өчен регенератив медицина буенча фәнни тикшеренүләр презентациясен үткәрделәр.

Моннан тыш, кичә Канадзава шәһәрендә делегация Япония яшьләр палатасы җитәкчелеге белән очрашты. Бу Япониядәге иң танылган яшьләр оешмаларының берсе, Кушма Штатларның яшьләр палатасы аналоглары буенча оештырылган. Очрашу барышында креатив индустрияләрне үстерү, волонтерлык, предприятиеләрдә яшьләр эше, шулай ук 2019 елда Казанда узачак WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында Япония спортчыларының катнашуы кебек мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International