Бүген Казанда «Заманча инженерлык системалары. Сәламәтлек архитектурасы (Modern Engineering System – MES)» күргәзмәсендә төрле илләрдән медицина җәмәгатьчелеге һәм бизнес вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Могинов чарада катнашучылар белән республикада сәламәтлек саклау өлкәсен мәгълүматлаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасарының чыгышы «Медицина өчен IT» сессиясе кысаларында узды, анда медицина учреждениеләре эшендә инфокоммуникацион технологияләрне куллану мәсьәләләре каралды. Доклад темасы «Татарстан Республикасының Электрон сәламәтлек саклау» дәүләт мәгълүмат системасын үстерүгә багышланган иде.
Бүгенге көндә система 26 меңнән артык медицина хезмәткәре булган 130 медицина учреждениесен үз эченә ала. 2014 елдан башлап этаплап мәгълүматлаштыруны диспансерлаштыру, вакцинопрофилактика кебек юнәлешләргә кертелде, шулай ук ашыгыч ярдәм, сөт кухнялары хезмәткәрләренең эш урыннарын автоматлаштыру мөмкин булды.
«Татарстан Республикасының Электрон сәламәтлек саклау» системасы «Татарстан Республикасында яшәүче картасы» пилот проектының аерылгысыз өлеше булып тора. Әлеге карта ярдәмендә, мәсәлән, дару препаратларына, сөт ризыгына рецептлар алырга, пациентларны ашыгыч ярдәм планшетына тәңгәлләштерергә мөмкин. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ел саен ТР Яшел Үзән районында, ТР кешесе картасын кулланып, 13 меңнән артык медицина рецепты языла. Исегезгә төшерәбез, картада контактсыз түләү функциясе булган түләү һәм транспорт кушымталары, электрон дәүләт хезмәтләре алу өчен социаль кушымта, шулай ук аның хуҗасына квалификацияле электрон имза бар.
Очрашу ахырында Татарстанда 2024 елга кадәр электрон сәламәтлек саклау үсеше планнары яңгырады, алар үз эченә системаның инфраструктурасын яңарту һәм функционалын үстерү керә. Шулай ук билгеләнгән бурычлар арасында - йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авырулары белән авыручыларга медицина ярдәмен күрсәтүнең бизнес-процессларын мәгълүматлаштыру, лаборатор тикшеренүләр һәм башкалар.
Сессия кысаларында спикерлар шулай ук цифрлы клиникалар, акыллы хастаханәләр һәм табиб карарларын кабул итүгә ярдәм итүнең интеллектуаль системаларында медицина белешмәләре интероперабельлеге турында сөйләделәр.