Россия почтасы көзге язылу декадасын башлап җибәрде. 2018 елның 4 октябреннән 14 октябренә кадәр Татарстан халкы шактый ташлама булган газета һәм журналларга языла ала.
Моннан тыш, Язылу декадасы вакытында Россия Почтасы басмаларны китерү бәясен өстәмә рәвештә киметә: үз каталогы буенча – федераль, төбәк һәм җирле гаммәви мәгълүмат чаралары өчен - 10% ка, ә башка кул агентлыклары каталоглары буенча - 5% һәм 10% ка. Басмаларга Россия почтасы бүлекләрендә дә, сайтта да, шулай ук мессенджер Viber ярдәмендә язылырга мөмкин.
Бер үк вакытта барлык язылу кампаниясе чорында гамәлдә булган әбүнәчеләр өчен Россиянең Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы каршындагы төбәк басма массакүләм мәгълүмат чаралары буенча Эксперт советы тарафыннан әзерләнгән исемлеккә кергән басмалар китерүгә ташлама саклана: 25% Россия Почтасы каталогы буенча яисә альтернатив язылу агентлыклары каталоглары буенча 20%. Бу кампаниягә ташлама алучы басмаларның исемлеге якынча 2 500 атаманы үз эченә ала.
Шулай ук Россия Почтасы шәһәр һәм район үзәкләренең үзәк бүлекләрендә «Игелек агачы» акциясе дәвам итә, анда теләге булган һәркем сайлап алынган социаль учреждение – конкрет балалар йорты, Интернат-йорт, ветераннар һәм өлкәннәр йорты адресына теләсә кайсы басмага языла ала. Хәйрия акциясенә 2015 елдан Россия Почтасының меңләгән клиентлары, шул исәптән танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар, мәдәният эшлеклеләре, компанияләр җитәкчеләре дә кушылды.
Фото: Россия почтасы матбугат хезмәте.