Татарстанда ике көнлек эш визиты белән Казахстан Республикасының Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе делегациясе килде. Бүген алар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров белән Казан ИТ-паркында һәм Иннополис шәһәрендә булдылар.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкына космик элемтә спутнигында профилактик эшләр алвп барылуы турында хәбәр итә.
Хөрмәтле ТР Дәүләт хезмәтләре порталын кулланучылар!
"Граждан хәле актлары язмаларының Бердәм дәүләт реестры" яңа федераль дәүләт мәгълүмат системасының интеграция сервисларының тотрыксызлыгына бәйле рәвештә (219-ФЗ нигезендә «Граждан хәле актлары турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында») 1 нче октябрьдән ЗАГС органнарының барысы да эшкә күчкәннәр - ТР Дәүләт хезмәтләре порталында ЗАГС хезмәтләренә гаризалар бирү вакытлыча алып барыла алмый. Хәзерге вакытта әлеге техник проблеманы бетерү өчен бөтен көч куела.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Өлкәннәр декадасы кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды һәм анда яшәүчеләрне Өлкәннәр көне белән котлады.
Аның ярдәмендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны җаваплылыкка тартырга мөмкин булган «Халык инспекторы» сервисының популярлыгы елдан-ел арта бара. Узган елның 9 аенда әлеге мобиль кушымта ярдәмендә татарстанлылар ЮХИДИ һәм административ-техник инспекциягә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәүче 37 мең видеоматериал җибәрсә, агымдагы елның шул ук чорында әлеге сан 56 меңгә кадәр арткан. 32 мең мөрәҗәгать административ хокук бозулар турында беркетмәләр карап тикшерү нәтиҗәсе булды.
Россия почтасы посылка җибәрү буенча яңа алым эшләгән, ул клиентларга хезмәт күрсәтү вакытын шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк. Посылка җибәрү буенча яңа өч катлы сервис концепциясе шунда ки, клиент белән оператор арасында контакт вакыты минутның яртысыннан артмаска тиеш.
Җиңүчеләр Россия ИТ-вузында «Информатика һәм исәпләү техникасы» бакалавриаты программасы һәм магистратура буенча белем алу бәясенең 100% ын каплаган ай саен 42 000 сумга кадәр стипендия һәм «ПО эшләү белән идарә итү», «Куркынычсыз системалар һәм челтәрләр эшләү», «Зур мәгълүматлар белән идарә итү» һәм «Робот техникасы» программалары буенча грант алачаклар.
«Россиядә яшәүчеләрнең 2019 елда цифрлы телевидениегә аналоглы телевидениедән күчү гыйнвар уртасына кадәр озайтылды», - дип билгеләп үтте РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин «Известия» газетасына биргән интервьюсында.
"Халык контроле" хезмәте 9 ай эчендә битараф булмаган татарстанлылардан 48 меңгә якын гариза кабул иткән. 35 меңнән артык гариза инде хәл ителгән, 8 меңнән артык гариза якын арада үтәлергә планлаштырыла, тагын 2 меңе – эштә.
Бөтендөнья почта көне ел саен 9 октябрьдә билгеләп үтелә, бәйрәм бөтендөнья һәм халыкара БМО көннәре системасына керә. 1874 елда нәкъ менә шушы көнне Бөтендөнья почта берлеге (ВПС) оештырыла, аңа нигез салучы 22 илнең берсе - Россия. Бүген ВПС составына дөньяның 192 иленнән почта администрацияләре керә, Россия Почтасы берлекнең почта эксплуатацияләү Советы әгъзасы булып тора.