Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкына космик элемтә спутнигында профилактик эшләр алвп барылуы турында хәбәр итә.
Шуңа бәйле рәвештә, 15 нче октябрьдә эфир тапшырулары челтәрләрендә телевидениенең федераль һәм республика программалары трансляцияләнәчәк: «Беренче канал», «Россия 1», «Петербург – 5 канал» һәм «НТВ» - 02: 00 дән 05:00 гә кадәр; «Россия мәдәнияте» программалары - 02:00 дән 06:27.га кадәр.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкын үткәрелә торган эшләргә аңлап карауларын сорый.
Фото: pixabay.com