Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Өлкәннәр декадасы кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды һәм анда яшәүчеләрне Өлкәннәр көне белән котлады.
"Сезнең буын кешеләре үзләренең оптимизмы белән куандыра һәм хезмәт сөючәнлек, ныклык һәм сабырлык үрнәге булып тора", - дип билгеләп үтте министр һәм пенсионерларга озын гомер һәм ныклы сәламәтлек теләде.
Министр шулай ук республикада өлкән яшьтәге кешеләрне компьютер һәм интернет-грамоталылык буенча укыту программалары тормышка ашырылуын искәртте. Узган уку елында, мәсәлән, компьютерда эшләү күнекмәләрен 3,6 меңнән артык пенсионер алды.
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләрне шулай ук Иннополис лицее укучылары да котлады, алар кызыклы иҗади номерлар белән чыгыш ясады.
Фото: Югары Ослан муниципаль районы Советы матбугат хезмәте