"Халык контроле" хезмәте 9 ай эчендә битараф булмаган татарстанлылардан 48 меңгә якын гариза кабул иткән. 35 меңнән артык гариза инде хәл ителгән, 8 меңнән артык гариза якын арада үтәлергә планлаштырыла, тагын 2 меңе – эштә.
Татарстанлылар арасында иң популяр темалар булып территорияне төзекләндерү (9 айда 18 меңнән артык гариза), муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау (11 меңнән артык гариза) һәм юл хәрәкәтен оештыру (3,6 мең гариза) тора. Шулай ук республика халкын торак-коммуналь хезмәт күрсәтү (3,2 мең гариза) һәм җәмәгать транспорты эше (1,2 мең гариза) борчый.
«Халык контроле» сервисының мөһим үзенчәлекләреннән берсе булып аудиторияне үз заявкаларының гына түгел, башка кулланучыларның көн кадагындагы мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итү тора. Лаеш районының Усад авылында яшәүченең «Бәхетле» торак комплексы янында җәяүлеләр кичү урынын урнаштыру турындагы тәкъдимен 45 кеше «лайкалар» белән хуплады. Заявка кыска вакыт эчендә хәл ителде - яңа "зебра" юлы бу участокта бер айдан соң ук буяылды.
Исегезгә төшерәбез, "Халык контроле"нә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре Порталы һәм махсус мобиль кушымта аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Система эше буенча сораулар килеп туган очракта аларны кире элемтә формасы аша биреп була.
Фото: park.tatar