РФ элемтә министрлыгы цифрлы телевидениегә күчүне ике атнага озайтты

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

«Россиядә яшәүчеләрнең 2019 елда цифрлы телевидениегә аналоглы телевидениедән күчү гыйнвар уртасына кадәр озайтылды», - дип билгеләп үтте РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин «Известия» газетасына биргән интервьюсында.

Ул хәбәр иткәнчә, Яңа елга кадәр цифрлы приставкалар һәм цифрлы телевидениене трансляцияли алырлык яңа телевизион кабул итүләр сатып алырга өлгермәгән гражданнар өчен федераль каналларның аналоглы тапшыруларын туктату процессы 14-15 гыйнварга кадәр озайтылачак.

2019 елдан Россия тулысынча цифрлы эфир телетапшыруына күчәчәк. "2009-2018 елларга телерадиотапшырулар үсеше" федераль максатчан программасы кысаларында халыкның 98% тан артыгына санлы эфир телетапшырулары челтәре төзелә,шул исәптән 10 канал буенча ике мультиплексы, шулай ук өч радиоканал. 2018 ел ахырында барлык объектлар төзелеше төгәлләнгәннән соң Челтәр тулысынча файдалануга тапшырылачак.

Исегезгә төшерәбез, ТР Дәүләт хезмәтләре порталында сораштыру үткәрелә, аның максаты – татарстанлыларның цифрлы телевидениегә тулы күчүенә әзерлеген тикшерү. Аны 18 декабрьгә кадәр - порталның «сораштыру» бүлегендә, шулай ук "ТР Хезмәтләре" мобиль кушымтасында үтәргә мөмкин.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International