Татарстанда ике көнлек эш визиты белән Казахстан Республикасының Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе делегациясе килде. Бүген алар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров белән Казан ИТ-паркында һәм Иннополис шәһәрендә булдылар.
ИТ-паркта кунакларга технопарк эшчәнлеге һәм казанышлары, Бизнес-инкубаторның иң уңышлы проектлары турында сөйләделәр. Визит барышында шулай ук делегациягә электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча республика проектын һәм "ГЛОНАСС +112" системасын тәкъдим иттеләр.
Иннополиста АҖ МИЗ "Иннополис" генераль директоры Ренат Хәлимов Даниал Әхмәтовка махсус икътисадый зона бирә торган инвестицион мөмкинлекләр турында сөйләде һәм Казахстан партнерлары белән тәҗрибә уртаклашырга әзер булуын белдерде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Иннополис Казахстан белән актив хезмәттәшлек итә. Шулай итеп, шәһәрдә югары технологияләр буенча әлеге илнең 47 гражданины укый һәм эшли. Моннан тыш, Казахстан Республикасының Талдыкурган шәһәре территориясендә МИЗ «Иннополис» резидентлары проекты гамәлгә ашырыла - акыллы шәһәр системасын үстерү буенча килешү бу елның августында имзаланды.
Иннополис мэры Руслан Шагалиев кунакларга шәһәрдә булган инфраструктура һәм аны үстерү планнары турында сөйләде.
Даниал Әхмәтов махсус икътисадый зона белән дә, аның резидентлары белән дә киләчәктә хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынуын белдерде.