ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында югары сыйныф укучылары өчен «Яндекс. Лицей» белем бирү проектына икенче тур уздырылды инде. Программалаштыру буенча бушлай курсларга 8-9 нчы сыйныф укучылары 2 меңгә якын гариза биргән. Сайлап алу сынаулары сыйфатында алар логик фикерләү һәм шәхси әңгәмә белүгә онлайн-тест уздылар. Нәтиҗәдә, «Яндекс. Лицейда» быел 500гә якын укучы эшли башлады.

Яңа ел рәсемнәре конкурсын Россия Почтасы, Җиңү музее һәм Оксана Федорованың «Яхшылык эшләргә ашыгыгыз» хәйрия фонды үткәрә. Яшь рәссамнарның фронтта Яңа ел темасына иң яхшы эшләре почта открыткаларында урнаштырылачак. Открыткалар 2018 елның декабрендә чикләнгән күләмдә Россия почтасы тарафыннан чыгарылачак.


16
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Иннополис Университеты хезмәткәрләре Иннополис Мэриясе белән берлектә мәгълүмати катламнар белән Иннополис шәһәренең интерактив картасын булдырдылар. 4D-шәһәр моделе муниципалитетка территория белән идарә итәргә һәм аның алга таба үсешен планлаштырырга ярдәм итәчәк.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкына космик элемтә спутнигында профилактик эшләр алып барылачагы турында хәбәр итә.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында төбәк өчен мөһим карарлар кабул итүдә катнаша ала торган актив гражданнар өчен махсус сервислар эшләве турында сөйләде. Әйтик, көн кадагындагы темалар буенча үткәрелә торган «Халыктан сораштыру» сервисы.

«ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы электрон сервислардан нәкъ менә яшь буынга өстенлек бирә, ул һәрвакыт заман белән бергә атлый һәм яңалыкларга, бигрәк тә IT-технологияләр өлкәсендә ачык, - дип ассызыклады бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. - Һәм махсус мәктәп укучылары өчен быел без ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә «IT-чемпион» конкурсын башлап җибәрдек."

Ел башыннан ТР Дәүләт хезмәтләре порталында берничә яңа электрон хезмәт һәм сервис барлыкка килде. Бу яшел зонада машина кую өчен штрафлар түләү, үзара салым акчасы түләү, пенсия күләме, архив белешмәләре һәм өземтәләре турында белешмә алу һ.б. сервислар. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

9 ай эчендә татарстанлылар 133 миллионнан артык электрон хезмәт алган - бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 72% ка күбрәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Порталда иң популяр хезмәтләр һәм сервислар булып баланың билгеләрен карау, табибка язылу, штрафларны тикшерү һәм түләү, шулай ук счет-фактураларны алу һәм түләү тора.


15
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

11 нче октябрьдә «Е-коммерсъ 2018» конференциясе кысаларында Россия Почтасы һәм ИКЕА йорты өчен Швециянең ваклап сату челтәре Россия территориясе буенча товарлар китерү өлкәсендә ниятләр турындагы Меморандумга кул куйдылар. Документка Россия Почтасы генераль директоры Николай Подгузов һәм Россиядә ИКЕА ваклап сату челтәре генераль директоры Понтус Эрнтелл кул куйды.


12
октябрь, 2018 ел
җомга

Бу хакта «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк директоры Антон Грачев Харбин (Кытай) шәһәрендә уза торган III Россия-Кытай югары технологияләр форумында белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International