Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкына космик элемтә спутнигында профилактик эшләр алып барылачагы турында хәбәр итә.
Иртәгә, 17 нче октябрьдә, аналоглы эфир тапшырулары челтәрләрендә телевидениенең федераль һәм республика программалары трансляциясе туктатылачак:
- «Матч-ТВ» - 02:00 дән 11:00 гә кадәр;
- «Карусель» һәм «Россия мәдәнияте» - 02:00 дән 10:00 га кадәр;
- «ТВ-Үзәк» - 02:00 дән 12:00 гә кадәр;
- «Йолдыз» - 02:00 дән 14:00 гә кадәр.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкын үткәрелә торган эшләргә аңлап карауларын сорый.
Фото: pixabay