Татарстанда мәктәп укучылары арасында «IT-чемпион» конкурсы дәвам итә

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

«ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы электрон сервислардан нәкъ менә яшь буынга өстенлек бирә, ул һәрвакыт заман белән бергә атлый һәм яңалыкларга, бигрәк тә IT-технологияләр өлкәсендә ачык, - дип ассызыклады бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. - Һәм махсус мәктәп укучылары өчен быел без ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә «IT-чемпион» конкурсын башлап җибәрдек."

Министр конкурсның асылы нәрсәдә булуын искә төшерде: 1-11 сыйныф укучылары ата-аналарны һәм башка өлкән туганнарын ТР Дәүләт хезмәтләре порталыннан ничек дөрес файдаланырга өйрәтәләр, аннары бу олы Транзакция өчен электрон гариза бирү, хезмәт күрсәтүләр өчен түләү һәм хәтта ТР Дәүләт хезмәтләре порталында счетчик күрсәткечләрен кертү өчен призлы баллар алалар.

Бала конкурста катнаша башласын өчен, өлкән яшьтәге кеше edu.tatar.ru  порталындагы үз учеткасына бала логинын бәйләргә тиеш. Өлкәннәрдән күбрәк бала логинын үз исәпләренә бәйләгән саен, бу укучының максималь күләмдә приз баллары эшләп алу мөмкинлеге дә зуррак.

1 нче этап нәтиҗәләре буенча, 30 нчы ноябрьдән соң беренче җиңүчеләр билгеләнәчәк – һәр муниципаль районда һәм шәһәр округында 3әр укучы, аларның һәрберсе приз сыйфатында смартфон алачак. Икенче тур яз көне тәмамлана, аның җиңүчеләре 2019 елның 30 апрелендә игълан ителәчәк. Алар шулай ук приз сыйфатында смартфоннар алачак.

Конкурс турында нигезләмә белән ТР Дәүләт хезмәтләре порталында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International