Актив халык ТР Дәүләт хезмәтләре порталында сораштыруларда катнаша ала

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында төбәк өчен мөһим карарлар кабул итүдә катнаша ала торган актив гражданнар өчен махсус сервислар эшләве турында сөйләде. Әйтик, көн кадагындагы темалар буенча үткәрелә торган «Халыктан сораштыру» сервисы.

Хәзерге вакытта, мәсәлән, кулланучылар сораштырулар уза ала:

- предприятие, шулай ук җирле үзидарә органнары җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү турында;
- аналоглы телевидениегә күчү турында;
- Татарстан бизнесы өчен административ киртәләрне тикшерү турында.
Быел ТР Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә Татарстан Республикасында бизнес-климатны тикшерү, шулай ук парк һәм скверларны төзекләндерү буенча сораштырулар оештырылган иде инде. Аларда барлыгы 140 меңгә якын актив татарстанлы катнашты.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының алдагы планнарында - республика сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф һәм фән, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыкларының өстенлекле максатларын һәм бурычларын халыкка җиткерү өчен «Халык арасында сораштыру» сервисын куллану. Бу процесста ТР Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән һәр кеше катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International