Ел башыннан ТР Дәүләт хезмәтләре порталында берничә яңа электрон хезмәт һәм сервис барлыкка килде. Бу яшел зонада машина кую өчен штрафлар түләү, үзара салым акчасы түләү, пенсия күләме, архив белешмәләре һәм өземтәләре турында белешмә алу һ.б. сервислар. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
Министр билгеләп үткәнчә, ел ахырына кадәр порталда халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә яңа хезмәтләр кертеләчәк, алар арасында 14-18 яшьлек балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру турында гаризалар кабул итү, гражданнарны һөнәри юнәлеш бирүне оештыру, гражданнарга туры килә торган эш эзләүдә ярдәм итү һ.б. бар.
Шулай ук ел ахырына кадәр планнарда - газ өчен түләү сервисын модернизацияләү - кулланучылар яңа түләүләр турында push-хәбәр ала, шулай ук газ счетчик күрсәткечләрен карый алачак.
Порталның рәсми мобиль кушымтасында да яңарту бара - "ТР Хезмәтләре", анда кулланучыларның тормыш ихтыяҗларының 80% ын үз эченә алган 20 хезмәт һәм сервис тәкъдим ителгән. Хәзер кушымтада салым бурычларын тикшерергә, алынган медицина ярдәменең сыйфатын бәяләргә, идарәче компаниянең эшен бәяләргә, шәһәрдә яки районда булган вакыйгалар турында мөһим хәбәрләр алырга, шулай ук сораштырулар узарга мөмкин.