ТР Дәүләт хезмәтләре порталында ЗАГСка гариза бирү вакытлыча мөмкин түгел

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле ТР Дәүләт хезмәтләре порталын кулланучылар!

"Граждан хәле актлары язмаларының Бердәм дәүләт реестры" яңа федераль дәүләт мәгълүмат системасының интеграция сервисларының тотрыксызлыгына бәйле рәвештә (219-ФЗ нигезендә «Граждан хәле актлары турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында») 1 нче октябрьдән ЗАГС органнарының барысы да эшкә күчкәннәр - ТР Дәүләт хезмәтләре порталында ЗАГС хезмәтләренә гаризалар бирү вакытлыча алып барыла алмый. Хәзерге вакытта әлеге техник проблеманы бетерү өчен бөтен көч куела.

Гафу үтенәбез һәм әлеге хезмәтләр буенча гариза бирү өчен вакытлыча ЗАГС бүлегенә яшәү урыны буенча мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Без, гариза бирүнең кайчан электрон рәвештә булачагы турында, һичшиксез, хәбәр итәчәкбез.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ЗАГС белгечләренә кабул итүгә алдан язылу сервисы, шулай ук ЗАГС хезмәтләре өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында дәүләт пошлинасы түләү өзлексез эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International