1994 елда ел саен 5 нче октябрьдә билгеләп үтелә торган бөтендөнья Укытучылар көне оештырыла. Без барлык педагогларны да әлеге искиткеч бәйрәм белән котлыйбыз!
Бүген мәгариф системасына кертелгән заманча мәгълүмати технологияләр укытучыларга нәтиҗәле эш алып барырга, укучылар һәм аларның ата-аналары белән даими элемтәдә торырга мөмкинлек бирә. Татарстанда «Татарстан Республикасы Электрон мәгарифе» дәүләт мәгълүмат системасы шундый ресурс булып тора.
Система үсеше 2009 елдан башлана. Бердәм мәгълүмати киңлек белем бирү процессында катнашучыларның барысын да: укучыларны, укытучыларны, мәгариф органнары хакимиятләрен һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләрен берләштерә. Татарстанда көн саен 40 меңнән артык укытучы электрон белем бирү системасыннан файдалана.
Система үз эченә педагоглар эше өчен 33 төрле модульне ала - педагогик аттестация узу, квалификация күтәрү, электрон сыйныф журналларын һәм ведомстволарны тутыру һәм башкалар. Системада укучылар электрон көндәлек карый һәм конкурсларда катнаша алалар.
Цифрлы ресурслардан уңышлы файдалануга ярдәм итү өчен, Татарстан Республикасында «Укытучыга ноутбук» программасы эшли. Агымдагы елда республика укытучыларына 2010-2011 елларда бирелгән компьютер техникасын яңарту башкарылды. Программа кысаларында гомуми белем бирү мәктәпләренә 39 мең яңа ноутбук тапшырылды.
Хөрмәтле укытучылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз һәм яңа уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телибез!
Фото: www.kzn.ru