DigitalSkills WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты мәйданчыгында узачак

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

"Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәге территориясендә 10 нчы декабрьдән 14 нче декабрьгә кадәр DigitalSkills 2018 Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә WorldSkills стандартлары буенча II тармак чемпионаты узачак. Әлеге мәйданчыкта 2019 елда һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 45 нче дөнья чемпионаты узачак. 

Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге 2018 елдан 2023 елга кадәр DigitalSkills мәгълүмат технологияләре өлкәсендә тармак чемпионатларын әзерләгәндә һәм үткәргәндә хезмәттәшлек турында килештеләр.

Кичә Мәскәүдә тиешле килешүгә кул куелды. Документка Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, лемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Константин Носков,Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов һәм «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге генераль директоры Роберт Уразов кул куйдылар.

Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә WorldSkills стандартлары буенча DigitalSkills — 28 яшькә кадәрге яшь катнашучылар – тармакның кече, урта һәм эре бизнес предприятиеләре хезмәткәрләре, шулай ук цифрлы икътисадны кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү максатында урта һәм югары һөнәри белем бирү студентлары арасында үткәрелә торган чемпионат.

Фото: Ворлдскиллс Россия

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International