Узган ялларда Венгрия башкаласында һөнәри осталык буенча EuroSkills Budapest 2018 Европа чемпионаты тәмамланды. Россия җыелма командасы беренче тапкыр медаль зачетында беренче урынны яулады.
Россия җыелма командасы копилкасына алтынны Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы вәкилләре – Андрей Дюбанов һәм Павел Фадеев командасы "Мобиль робот техникасы" компетенциясендә һәм Альберт Минеев "Инженерлык дизайны - CAD" компетенциясендә кертте.
Исегезгә төшерәбез, исәбе буенча алтынчы беренчелек 25-29 нчы сентябрь көннәрендә Будапештта узды. EuroSkills 2018 ярышларында 41 компетенция буенча Россиянең 17 регионыннан 48 егет һәм кыз катнашты. Венгрия башкаласында чемпионатта Европаның 29 иленнән 600 конкурсант катнашты.
EuroSkills - 25 яшькә кадәрге яшьләр өчен һөнәри осталык буенча Европада иң масштаблы ярышлар, алар ике елга бер тапкыр WorldSkills Europe катнашучы 29 илнең берсендә уздырыла.
Фото: Ворлдскиллс Россия Берлеге