Ачык ишекләр көне КФУ IT-лицейында узачак

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

6 нчы октябрьдә Казан федераль университетының IT-лицеенда Ачык ишекләр көне узачак, анда теләгән һәркем лицей, аның педагоглары һәм белем бирү программалары белән таныша алачак. 

Кунаклар өчен бу көнне лицейның уку кабинетлары һәм лабораторияләре буенча таныштыру экскурсиясе уздырачаклар, шулай ук уку үзенчәлекләре, лицейга керү кагыйдәләре турында сөйләячәкләр.

Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Универсиада авылы ур., 32 нче йорт (КПП №7).

Ачык ишекләр көненә мәҗбүри теркәлү сылтама буенча 4 октябрьгә кадәр ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International