Кадрлар резервына кертүгә конкурс дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары буенча үткәрелә. Кадрлар резервы формалаша торган вазыйфаларның тулы исемлеге ведомство сайтында урнаштырылган.
Документлар 2018 елның 16 нчы октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420111, Казан ш., Кремль ур., 8. Кабул итү дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 дан 16.45 кә кадәр, төшке аш 11.45 тән 12.30 сәгатькә кадәр алып барыла.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны 8 (843) 221-19-55 һәм 231-77-91 телефоннары буенча белергә була.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Элемтә министрлыгында мәгълүматлаштыруны координацияләү секторының әйдәүче консультанты һәм дәүләт заказы бүлегенең әйдәүче консультанты вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар игълан ителде.
Фото: pixabay.com