ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның беренче кварталында татарстанлылар Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша 61 миллионнан артык мәгълүмат соратып алганнар. Еш кына кулланучылар шул рәвешле мәктәптә балаларның бәяләмәсен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны тикшерә, шулай ук ТКХның электрон квитанцияләрен карый.

Уяу татарстанлылар 2019 елның беренче өч аенда «Халык инспекторы» мобиль кушымтасы ярдәмендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 10 меңнән артык очрагын теркәде. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2 меңгә күбрәк. Халык хакимиятләргә тротуарларда туктап калган автомобильләр турында ешрак хәбәр итә.


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Россия ИТ-югары уку йорты мәйданчыгында математика буенча Innopolis Open олимпиадасы тәмамланды, анда Россия һәм Казахстаннан 7-11 сыйныфлардан 70 укучы катнашты. Татарстан Республикасы, Краснодар крае, Кемерово, Чиләбе, Мәскәү, Түбән Новгород, Омск, Пенза һәм Свердловск өлкәләре укучылары җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.

Мәктәп укучылары өчен "IT-чемпион" республика конкурсының икенче этабы үзенең ахырына якынлаша – 30 нчы апрель көнне uslugi.tatarstan.ru сайтына кергән өчен баллар өстәлү туктатылачак.

2019 ел башыннан Россия почтасы бүлекләрендә сатып алынган лотерея билетларының гомуми саны 6,6 млн. артты. 73 катнашучы миллионер булды.


16
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Казанда информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.

Ялтада «Инфофорум–Кырым» VI Көньяк мәгълүмат куркынычсызлыгы форумы старт алды. Чара программасында - төбәкләр өчен куркынычсыз цифрлы мохит булдыру мәсьәләләре буенча фикер алышу, дәүләт сәясәтен формалаштыру һәм норматив-хокукый базаны камилләштерү буенча тәкъдимнәрне системалаштыру.


15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкына "ТРПЦ РТ" филиалы объектларында планлаштырылган ремонт эшләре турында хәбәр итә.

Гадәттәгечә, һәр айның 15еннән 25енә кадәр ТКХ счетчикларының күрсәткечләрен тапшыру вакыты җитә - моны ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында эшләү уңайлырак.  Биредә үк квитанцияне карарга һәм ТКХ хезмәтләре өчен түләргә була. Ә берничә гади адым татарстанлыларга акчаны янга калдырырга ярдәм итәчәк.

Бүген салым форматында барлык төп федераль каналларның тапшырулары Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә, Амур, Иваново, Кемерово, Киров, Кострома, Курган, Липецк, Новгород, Сахалин һәм Төмән өлкәләрендә, Кабарда-Балкар, Карачай-Черкес, Калмыкия, Мордовия, Ставрополь краенда, Удмуртия, Чуашстанда һәм Ямал-Ненец автономияле округында туктатылды. Бу төбәкләр быел җәй тулысы белән тәмамланачак аналог телевидениесен сүндерүнең икенче дулкынына керде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International