Саба укучылары җәйге каникулларда web-программалаштыру нигезләрен өйрәнәләр

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Бүген Байлар Сабасында сәләтле балалар өчен мәктәп-интернат базасында web-сайтлар эшләү буенча мәктәп лагерының профильле сменасы ачылды, аның эше 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Балалар белән сменаны хәзерге интернет-проектларны тормышка ашыруда бай тәҗрибәгә ия булган Digital SuperHero акселераторы белгечләре-экспертлары үткәрәчәк. Тәрбияләнүчеләр веб-бит версткасы нигезләрен, аларны төзегәндә медиа-контент куллану һәм башка техник «премудрости» нигезләрен өйрәнәчәк. Балалар смена дәвамында командаларда үз проектларын булдырып эшләячәк.

22 июньдә балалар DigitalSuperHero акселераторы һәм Саба районы администрациясе вәкилләре алдында проектларны яклаячак: мәктәп командаларының үз идеяләрен сөйләвенә һәм демонстрацияләүгә 5әр минут булачак. Яклау нәтиҗәләре буенча иң яхшы проект һәм команда сайлап алыначак.

"Байлар Сабасы - җәйге каникуллар чорында мәктәп укучыларын Digital Superhero бизнес-акселераторы белән берлектә программалаштыру буенча максатчан программа башлап җибәргән Татарстан Республикасында беренче район", - дип билгеләп үтте Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов.

"Әлмәт башлыгы буларак, мин мәгълүмати технологияләрнең кешеләрнең тормыш сыйфатын арттыруга йогынтысын шәхсән үзем бәяли алдым. Мондый җәйге сменаны үткәрү инициативасы – ул Татарстан укучыларына технологияләр белән эшләүнең мөһимлеген күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек", - дип хуплады Байлар Сабаларының инициативасын Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

"Инновацияләрнең чикләре, шул исәптән яше турында күзаллау үзгәрә. Алар якын киләчәктә стандарт булмаган идеяләр һәм технологияләр барлыкка килү чылбырында яшь буын булып торачак", - ди ICL системалы технологияләр генераль директоры Айдар Гозәеров.

"Укыту процессында mmlabs платформасы файдаланылачак. Ул укучыларга веб-эшләнмәләр күнекмәләрен тизрәк үзләштерергә ярдәм итә, ә смена тәмамланганнан соң укуны дистанцион режимда дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк, чөнки платформа укучылар белән шундый эш форматына кадәр сузылды", - ди Digital Superhero акселераторыннан уку сменасы кураторы Илья Федоров.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International