Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «Стемлаб/Stemlab» көндезге уку ит-лагере оештыра. Программа 6 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балаларга исәпләнгән.
Җәйге мәктәп каникуллары чорында барлыгы дүрт смена – 1 июльдән башлап старт алачак. Программага робототехника, компьютер челтәрләре белән идарә итү һәм киберкуркынычсызлык буенча иҗат лабораторияләрендә дәресләр кертелгән. Шулай ук укытучылар, тыңлаучыларның яшь категорияләрен исәпкә алып, математика, информатика һәм физика буенча белемнәрдә проблемалар тутырырга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, барлык теләүчеләрне «Яшь леди мәктәбе»ндә көтәләр. Биредә кызларны компьютер белеме, фото һәм дизайн нигезләрен өйрәтәчәкләр.
Дәресләр Казан шәһәре, Бари Галиев урамы, 3а йорт адресы буенча узачак. Лагерь турында тулырак мәгълүматны +7 (843)203– 5555 телефоны буенча белергә була.
Фото: МЦК-КТИТС