ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

13 нче апрельдә Казанда узган «Party Hack» мәгълүмати куркынычсызлык буенча өченче конференциягә 700 дән артык гариза бирелгән.

«Татарстан почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесенең филиалы һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.


12
апрель, 2019 ел
җомга

Бүген татарстанлылар белгечләргә ерактан торып язылуны өстен күрә, чөнки ул  вакытны тагын да мөһимрәк тотарга мөмкинлек бирә. Агымдагы елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча республика халкы төрле ведомстволарга - терминаллар, Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша кабул итүгә 3,8 млн тапкыр язылды. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 9% ка күбрәк.

Бүген Иннополис Университетында информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы ачылу тантанасы узды. Конкурсантларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарлары - Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, шулай ук Алтай крае губернаторы Виктор Томенко сәламләде.


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген "Казан Экспо" күргәзмә үзәге мәйданчыгында Россия венчур форумының рәсми ачылышы узды. Россия венчур компаниясе 14 ел дәвамында венчур өлкәсендә Россия һәм чит ил катнашучыларының очрашу урыны булып тора. Венчур ярминкәсендә катнашуга 200дән артык гариза бирелгән, шуларның 50се форумда үз проектларын тәкъдим иткән.

Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы (МЦК-КТИТС) 7 яшьтән 14 яшькә кадәр укучыларны 13 нче апрель көнне 14.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Бари Галиев урамы, 3а адресы буенча мобиль робот техникасы буенча түләүсез дәрескә чакыра.

Шушы көннәрдә Казанда EnergyHack хакатоны узды, аның приз фонды 350 мең сумны тәшкил итте. Анда катнашучыларга кыска вакыт эчендә электр челтәрләренә тоташтыру буенча хезмәтләр башкаручыларны эзләү һәм сайлау өчен онлайн-мәйданчык эшләргә кирәк иде.


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

"InIT" белем бирү проекты укучыларының яңа төркеме кичә Казан шәһәренең «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта веб-эшләү дәресләренә кереште. Инвалидлыгы булган кешеләр дүрт ай буе WordPress системасы нигезендә сайтларны булдыру нигезләренә  бушлай укытылачаклар.

Бүген Россия ИТ-югары уку йортында Идел буе федераль округында табигый байлыкларның һәм мөһим социаль-икътисадый әһәмияткә ия объектларның торышын дистанцион мониторинглауның комплекслы системасын булдыру һәм камилләштерү буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы узды, анда региональ һәм федераль хакимият органнары һәм профильле ведомстволар вәкилләре катнашты.

Кичә РФ Президентының 21.02.2011 №648-р боерыгы дөнья күрде. Боерык нигезендә, «Иннополис» АҖ акцияләрен «Иннополис Университеты» КБАОга тапшыру башлана. «Иннополис» АҖ университет эшли торган биналарга ия - ул университет комплексы, шул исәптән укыту-лаборатория, торак һәм спорт корпусы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International