Татарстан һәм Яндекс.Маркет интернет-сәүдә өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә килештеләр

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Бүген ПХИФ-2019 кырларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Яндекс.Маркет» компаниясе арасында интернет-сәүдәне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.  Документка ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Яндекс.Маркет» ҖЧҖ генераль директоры Максим Гришаков кул куйды.

Яклар Татарстан Республикасында интернет-сәүдәне һәм кирәкле инфраструктураны үстерү чараларын гамәлгә ашыру турында килештеләр.

Аерым алганда, Татарстан территориясендә эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын Яндекс.Маркет сервисына җәлеп итү буенча программа бергәләп эшләнәчәк.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International