МТС һәм Ericsson акыллы шәһәрләр өчен 5G-карарлар эшлиләр

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

«МТС» һәм Ericsson «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россиянең акыллы шәһәрләре өчен 5G технологияләре ярдәмендә карарлар эшләү һәм җитештерү эшенә керешәләр. Компанияләрнең инновацион продуктлары Татарстанда «Иннополис» МИЗ территориясендә - МТС һәм Ericsson тикшеренүләр һәм эшләнмәләр буенча уртак үзәктә сыналачак.

Бу хактагы килешүне Петербург икътисадый форумында МТС президенты Алексей Корня, Ericsson Президенты Борье Экхольм һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзаладылар. МТС локаль җитештерүне эшләү, тестлаштыру, гамәлгә кертү һәм оештыру, Ericsson – үз технологияләрен 5G, техник экспертиза һәм халыкара тәҗрибә белән тәэмин итү, ә Татарстан Республикасы Хөкүмәте проектларны гамәлгә ашыру өчен оештыру һәм икътисадый шартлар тәэмин итү өчен җавап бирәчәк.

Компанияләр инде беренче уртак эшкәртмәне – 5G Smart City Pole, 5G база станциясе җиһазлары һәм Wi-Fi, тышкы өлештә мәгълүмати видеомониторлар, шулай ук датчиклар, камералар һәм акыллы шәһәр чишелешләре өчен сенсорлар урнаштырылган урам яктырту мачты рәвешендәге карарны тәкъдим иттеләр.

5G Smart City Pole күп функцияле яктырту мачталары Иннополиста 2019 елның икенче яртыеллыгында, ә 2020 елда - Россиянең миллионлы шәһәрләрендә урнаштырылачак. Аларны куллану транспорт агымнары һәм парковкалар белән идарә итәргә, куркынычсызлык һәм экологик хәлне күзәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International