Интеллектуаль-транспорт системалары буенча беренче Үзәк-Көнчыгыш Конгресс Казанда 2020 елда узачак

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ һәм ЭРТИКО-ИТС Европа халыкара компаниясе бу көннәрдә Эйндховен шәһәрендә (Нидерланд) уза торган интеллектуаль транспорт системалары буенча 13 нче Европа конгрессы кысаларында хезмәттәшлек турында килештеләр.

Яклар 2020 елның сентябрендә Казанда Интеллектуаль-транспорт системалары буенча беренче Үзәк-Көнчыгыш конгрессын үткәрү турында килештеләр.

Конгрессның максаты - ИТС турында хәбәрдарлыкны һәм аларның хәзерге җәмгыять өчен күп санлы өстенлекләрен арттыру, Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә, шулай ук БДБ илләрендә, Балтия һәм Якын Көнчыгыш, Кытайда ИТС үсешенә ярдәм итү.

Киләсе конгресс «Технологиядән кешегә» темасына багышланачак һәм хәрәкәт белән идарә итү системасын үстерү, спутник мониторингы, мобиль ИТС-карарлар, пилотсыз технологияләр һәм башка мәсьәләләрне үз эченә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International