Бүген инвестицияләр җәлеп итү һәм экспортка ярдәм итү буенча Ерак Көнчыгыш агентлыгы (АПИ АКБО) һәм «Иннополис» махсус икътисадый зонасы хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Яклар мәгълүмат технологияләре өлкәсендә бизнес-проектларны алга этәрүдә һәм гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек итәргә, кече һәм урта бизнес өлкәсендәге проектларга ярдәм итәргә, мәгълүмати-инновацион эшчәнлек мәсьәләләре буенча форумнар, семинарлар һәм конференцияләр уздырырга планлаштыралар.
"Безнең агентлык бурычларының берсе - икътисадның төрле өлкәләренә инвестицияләр җәлеп итү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне җыю, яңа проектларны эшләтеп җибәрү. "Иннополис" IT һәм югары технологияле компанияләрне җәлеп итү үзәкләренең берсе булды. Без Ерак Көнчыгыш картасында иң яхшы инновацион карарлар эшләнә һәм коммерцияләштерелә торган урыннар барлыкка килүен телибез", - дип аңлатты АПИ АКБО генераль директоры Леонид Петухов.
"Иннополис" махсус икътисадый зонасы резидентлар өчен бизнесны уңышлы алып бару һәм аларның проектларын нәтиҗәле үстерү өчен уңай шартлар тудыра. Без тәҗрибә алмашу өчен ачык һәм Ерак көнчыгыш юнәлешендә хезмәттәшлекне үстерергә әзер», - дип билгеләп үтте «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов.