Июнь аенда ТРПҮ объектларында планлы эшләр үткәреләчәк

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр иткәнчә, июнь аенда «Татарстан Республикасының радиотелевизион тапшыручы үзәге» РТРС филиалы объектларында аналог һәм цифрлы эфир телевидениесе һәм радиотапшырулар программаларын өзеп тору белән планлы эшләр үткәреләчәк.

Түбән Камада (19-20 июнь), Казанда (25-27 июнь) һәм Бөгелмәдә (28 июнь), шулай ук Ютазы (21, 24, 28 июнь), Баулы (24 июнь), Сарман (25 июнь), Азнакай районнарында (26-27 июнь) сүндерелергә мөмкин.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкын үткәрелә торган эшләргә аңлап карауларын сорый.

Фото: ua.news

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International