ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренә ел саен 30 нчы апрельгә кадәр керемнәр һәм чыгымнар турында декларация тапшырырга кирәклеген искә төшерә. Моны электрон сервис аша эшләү уңайлырак dohod.tatar.ru.

Татарстан халкы 2020 елда төзекләндерелергә тиешле җәмәгать пространствосы өчен тавыш бирә ала. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында онлайн-сораштыру 15 нче июньгә кадәр озайтылды.


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Казанның югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында 17 нче майда «Digital Start» яшьләр цифрлы эшкуарлык форумы узачак, анда өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар ИТ-парк Бизнес-инкубаторы менторлары җитәкчелегендә нульдән төзелгән югары технологияле проектларын тәкъдим итәчәкләр.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкына 23 нче апрельдән 25 нче апрельгә кадәр "ТРПЦ РТ" филиалы объектларында план буенча ремонт эшләре турында хәбәр итә.


19
апрель, 2019 ел
җомга

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе вәкилләре Иннополис югары технологияләр шәһәре мэриясе ярдәмендә шәхси эшмәкәрләр өчен һөнәри керем салымы буенча яңа гадиләштерелгән салым режимы турында очрашу үткәрделәр. Очрашуда Иннополис резидент компанияләре хезмәткәрләре, Россия ИТ-югары уку йорты студентлары һәм җирле халык катнашты.

Бүген Казанда «Татмедиа» АҖдә 2019 елның беренче яртыеллыгына язылу нәтиҗәләре буенча Россия Почтасы филиалы - «Татарстан почтасы» федераль почта хезмәтенең иң яхшы хат ташучыларын һәм почта элемтәсе бүлекчәләрен бүләкләү тантанасы узды.

КФУның ИТИС Югары мәктәбе 10-11 сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен Ачык ишекләр көненә 22 апрель көнне 15:40 сәгатьтә Казан шәһәре, Кремль урамы, 35 адресы буенча 1310-1311 аудиториясендә чакыра.

21 нче апрельгә кадәр Татарстанда яшәүче һәр кеше якынлашып килүче Җиңү көненә Банк почтасы сайтында махсус бүлектә котлау открыткасы төзи һәм аны Россия Федерациясе территориясендә яшәүче ветераннарга, якыннарына һәм туганнарына бушлай җибәрә ала.


18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда волонтерлар өчен цифрлы телевидение кабул итү өчен кулланучы җиһазларын урнаштыру һәм җайга салу мәсьәләләре буенча укыту курслары дәвам итә. Бүген Казанда пенсионерлар өчен «Тормыш сөючеләр» социаль проектында катнашучыларга һәм Казан колледжлары һәм югары уку йортлары студентларына "цифрга" күчү турында сөйләделәр.

Бүген Башкортстан Республикасында Татарстан Республикасы Көннәре кысаларында «Торатау» конгресс-холлында (Уфа шәһәре) «Татарстан-Башкортостан» эшлекле форумы узды. Форум кысаларында эшләгән Татарстанның сәнәгать потенциалы күргәзмәсендә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Булат Исмәгыйлев Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радик Хәбировка Татарстан Республикасында ихтыяҗ булган төп ИТ-системалар һәм сервислар турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International