Кибералдакчылар кармагына эләкмәгез!

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Соңгы вакытта электрон почта аша алдакчылар хатларын тарату очраклары ешайды. Бу фишинг ("fishing", ингл. - "кармакка тоту") дип атала. Сездән эш почтасына килгән хатларга игътибар белән каравыгызны сорыйбыз. Караклардан килгән хат компьютерны зарар китерүче вирус белән зарарландырырга, сезнең өчен мөһим булган мәгълүматларны юк итү һәм сезнең банк карталарыгызга "доступ" ачылу белән бәйле булырга мөмкин!

Алдакчыларның хатын ничек ачыкларга?

  1. Әгәр «Кая» кырында сезнең исемегез күрсәтелмәсә - димәк, бу массакүләм исемсез "рассылка".
  2. Әгәр «Кемнән» кырында  билгесез адрес күрсәтелсә, хатта сезгә яхшы таныш сайт искә алына - димәк, хат мошенниклар күрсәткән оешмадан килмәгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International