Бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин үткәргән тармак предприятиеләре белән узган киңәшмәдә WorldSkills Kazan 2019 дөнья эшче һөнәрләре чемпионатының сыйфатлы телекоммуникация инфраструктурасын тәэмин итү планында элемтә операторлары тарафыннан үткәрелә торган эшләр турында сүз барды. Исегезгә төшерәбез, халыкара ярышлар август ахырында Казанда узачак.
Чемпионатта барлыгы 56 компетенциядә 1600 конкурсант көч сынашырга планлаштыралар, 1500дән артык эксперт, 3500 волонтер һәм 1000 ММЧ вәкиле җәлеп ителәчәк.
"Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгенә кадәр дүрт операторның оптик элемтә линиясе ясалды - «Таттелеком, «Ростелеком», «МТС» һәм «ВымпелКом». Wi-Fi челтәренең радиөслеге 280 нокта белән тәэмин ителгән. Шулай ук TETRA челтәренең база станциясе дә файдалануга тапшырылган, ул май аенда узачак илкүләм чемпионат кысаларында сыналган инде.
Чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналары узачак «Казан Арена» стадионында 124 керү ноктасыннан Wi-Fi челтәре эшли. Якын арада тагын 78 өстәмә урнаштырылачак.
Ярышларда катнашучылар урнашачак WorldSkills авылында элемтә сыйфаты зур әһәмияткә ия. Wi-Fi челтәре биредә Универсиада алдыннан куелган 465 ноктадан тора. Өстәмә рәвештә тулай торак биналарына керү өчен 40 нокта урнаштыру планлаштырыла.