Иннополис Университетында 2019 елгы Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы тәмамланды, анда 10 категория буенча медальләр өчен Россия Федерациясенең 54 төбәгеннән 500дән артык катнашучы көрәште. Татарстан укучылары биш медаль яулады: бер алтын, бер көмеш һәм өч бронза.
«Мобиль интеллектуаль робот техникасы системалары» категориясендә Казанның 102 нче гимназиясеннән Александр Архипочкин һәм Алисә Биксон җиңү яулады.
Исегезгә төшерәбез, олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар арасында Венгриядә узачак Бөтендөнья роботлар олимпиадасында ил данын яклаучы Россия җыелма командасы формалаштырылачак.